Хөрмәтле участок уполномоченныйлары хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Кайбыч районы территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә сезнең ролегез бәхәссез. Сез кеше бәласе белән беренче очрашасыз. Сез районда тәртип һәм законлылыкны саклыйсыз, җиңел булмаган хезмәтегезне җаваплы карап, бөтен көчегезне биреп башкарасыз.
Әлеге хезмәт ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм! Сезнең белемегез һәм тормыш тәҗрибәгез, зирәклегегез участковыйларның бер генә буынын тәрбияләмәде. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән хезмәт традицияләре саклана һәм арта.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Эш көннәрегез тыныч булсын, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен!
Кайбыч муниципаль район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы.