Көзге каникуллар вакытында ТР Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары элек утырышта расланган график нигезендә районның торак пунктлары буенча кичке рейдлар оештырдылар. Рейд барышында ведомствоара исәптә торучы, имин булмаган, күп балалы гаиләләрдә булдылар. Гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, ата-аналар һәм балаларга "комендант сәгате"турында искәрттеләр.