"Бүләк бирәм" акциясе

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

"Бүләк бирәм" акциясенә кушылып, Борындык авылы ветераннар Советы рәисе Зөлфия Сафиуллина музейда яңа ачылган татар йорты экспозициясен тулыландырды: кулларыннан куанып яшәүче ханым музейга чиккән мендәр тышлары һәм карават япмасы бүләк итте. Музейга килүчеләргә һәм инстаграмдаш дусларыбызга ул бездә үткән "Кулларыннан гөл тама" дигән шәхси күргәзмә авторы буларак таныш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International