Хөрмәтле Альберт Илгизәр Улы!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасының төп законын кабул итү икътисадны динамикалы үстерүгә, социаль тотрыклылыкны саклап калуга, рухи һәм мәдәни потенциалны ныгытуга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим үзгәрешләргә башлангыч бирде.
Бу бәйрәм игелекле эшләргә рухландырсын, туган Татарстан хакына яңа казанышлар өчен көч һәм ышаныч бирсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!