Олы Кайбыч мәдәният йортында ачык эфирда бәйрәм концерты булды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Олы Кайбыч мәдәният йортында мәдәният һәм клуб хезмәткәрләре катнашында «тату гаиләдә» дигән бәйрәм концерты булып узды.

Кайбыч районы күпмилләтле район һәм без моның белән горурланабыз, чөнки барлык бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне бергә уздырабыз. Кичә дә төрле күпмилләтле авыллардан үзешчән артистлар җыелды. Җырлар безнең районда яшәүче халыкларның туган телләрендә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International