«Роспотребнадзор» ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы һәм «Татарстан Республикасында үзәк дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» федераль бюджет учреждениесенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы филиалының Консультация пункты белән берлектә, кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны кысаларында кулланучыларга тематик консультацияләр үткәрүне оештыра.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кулланучыларга консультация бирү 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) үткәреләчәк.
Консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин:
- Яшел Үзән территориаль бүлеге 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05,
8 (84377) 2-12-46 (Кама Тамагы районы);
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы
8 (84370) 2-11-75 (Кайбыч районы);
«Татарстан Республикасында Үзбиэ» ффбссоның консультация пункты - 8 (84371) 5-72-63