Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасарын Хәялиев Рәмис Рафисовичны туган көне белән котлыйбыз!

2020 елның 31 октябре, шимбә

Хөрмәтле Рәмис Рафисович!

Кайбыч муниципаль район башлыгы, район администрациясе коллективы исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз!

Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, билгеләнгән барлык планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш оптимизмы телибез! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылысы,  коллегаларыгызның ярдәме һәм аңлаулары Сезгә һәрчак юлдаш булсын.

Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International