Кайбыч районы территориясендә 2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге ЮХИДИ белән берлектә, тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышына, эксплуатацияләүгә рөхсәтнең, теркәү документларының булу-булмауга, Дәүләт теркәү билгеләрен урнаштыруның дөреслегенә, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга тикшерү уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аппаратының вазыйфаи затлары катнашында күчмә рейдлар оештырылды.
Үзйөрешле техника һәм тагылмалар хуҗаларына ут җайланмаларын һәм ут сигнализациясе приборларын туры китерүне һәм тәүлекнең караңгы вакытында гомуми файдаланудагы юллар буенча хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булуны үтенеп сорыйбыз. Бу сезнең һәм сезнең якыннарыгызның иминлеге һәм сәламәтлеге!