Кече эшмәкәрлек субъектларының финанс грамоталылыгын арттыру буенча «кече предприятиенең финанслар белән идарә итү» республика проектын уздыру кысаларында, «вмененный керемгә бердәм салым» махсус салым режимының гамәлдә булуын туктатуны һәм кече һәм урта эшкуарлыкның башка салым салу режимнарына күчүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бүген Кайбыч районында «ЕНВД гамәлдән чыгару шартларында кече бизнес алып бару һәм салым салу» дигән бушлай консультация семинары үткәрелде. Семинар район хакимиятенең актлар залында узды,анда Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы халкының финанс грамоталылыгын күтәрү буенча Координация советы әгъзасы, «Ауди» аудитор оешмасы директоры урынбасары, аттестацияләнгән аудитор Карпухин Сергей Владимирович катнашты., Татарстан Республикасы Сәүдә –сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары-Эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм итү Департаменты Директоры Николаев Артур Сергеевич, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары Юсупова Галина Витальевна, район эшкуарлары.