Россиядә күчемсез милеккә хокукларны теркәүне тизләтәчәкләр һәм мәгълүмат алу өчен онлайн-сервис эшли башлаячак

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү гадиләштерәчәк, милекне рәсмиләштерү вакыты, кадастр исәбенә алу һәм башка хезмәтләр тизрәк күрсәтелә башлаячак. Моннан тыш, бөтен ил буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр өчен онлайн режимда ЕГРН дан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче сервис эшли башлаячак. Бу илнең барлык субъектларында күчемсез милекне исәпкә алуның яңа мәгълүмати системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Агымдагы елның октябрендә күчемсез милек өлкәсендә ил өчен мөһим булган санлы проект уңышлы тәмамланды. Яңа система уникаль. Бу тулысынча илебез эшләнмәсе, бернинди санкцияләргә дә бәйле түгел.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен ил масштабында мондый системаларны эксплуатацияләү буенча Россия тәҗрибәсе юк, һәм дөньяда аның аналоглары юк.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белдергәнчә, гражданнар тыныч йоклый һәм күчемсез милек турындагы мәгълүматларның ышанычлы яклавы астында булуына ышана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International