27 октябрь көнне Район мәдәният йортында Олы Кайбыч авыл җирлеге юбилярлары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Бөтен программа ике телдә алып барылды. Юбилярларга яшьлек еллары турында ретро җырлар башкарылды. «Дуслык» вокаль ансамбле үзенең дәртле җырлары белән сөендерде.