Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 2 нче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Идел буе цеолитлары сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Баһаветдинов Фәнил Фиргать улы, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Абрамов Артем Юрьевич, район прокуроры урынбасары, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында;
2. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
3. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
4. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы бюджеты турында " 2009 елның 11 декабрендәге 200 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»;
5. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
6. Кайбыч муниципаль районы территориясендә аерым эшчәнлек төрләре өчен вмененный керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында " 2012 елның 3 ноябрендәге 138 номерлы Совет карарын гамәлдән чыгару турында»;
7. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы турында.
Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.