Бүген Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын биләүгә конкурс комиссиясе утырышы булды. Комиссия каравына 2 мәсьәлә чыгарылды:
1. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурста катнашуга кандидатлар кертү турында.
2. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар турында
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмә нигезендә конкурс комиссиясенә 2 гариза керде. Беренче кандидатура: Макаров Алексей Николаевич, икенче кандидатура: Сәлахов Булат Ринат улы.
Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан барлык сораулар каралды һәм конкурста катнашу өчен кандидатларны кертү турында Карар кабул ителде.