2020 ел Кайбыч районында демография елы дип игълан ителде һәм районда кабул ителгән карар нигезендә, беренче һәм икенче бала туганда ата – аналар 5 мең сумлык сертификат ала, өченчесе– балалар коляскасына, ә дүртенчесе һәм аннан соңгы балалары өчен-20 мең сумлык сертификат.
Бүген Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Дания Бәдретдинова район башлыгы исеменнән Ильин Сергей Николаевич һәм Кириллов Людмила Станиславовна гаиләсенә өченче бала туган өчен балалар коляскасын тапшырды.