Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге Советының 3 нче утырышы узды. Көн тәртибендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында»гы мәсьәлә каралды. Бу вазыйфага бер тавыштан Сөнгатуллин Рафил Рүзәл улы билгеләнде.
