2020 елның 16 октябрендә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе хокук саклау органнарының хокуксыз гамәлләре турында, шулай ук Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә (Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 нче йорт) тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә.
Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүмат 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча.