Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин баш табиб урынбасары Төхвәтуллина Әлфия Фазыл кызын юбилее белән котлады.

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Бадретдинова Дания Әкрәметдин кызы , баш табиб Сафиуллина Гөлнара Илдус кызы, профсоюз комитеты рәисе Закирова Салидә Ленар кызы, «Кайбыч РҮХ» ДАССОның коллективы баш табиб урынбасары Төхвәтуллина Әлфия Фазыл кызын юбилее белән котладылар.

Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Әлфия Фазыл кызына Кайбыч муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы тапшырылды . Юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, алга таба да нәтиҗәле эш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International