Кичә район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Кичә район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Барлык мәктәпләрдән килгән укытучылар катнашында узган чара чәчәкләргә дә, бүләкләргә дә бай булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин педагогларга тирән рәхмәтен белдерде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да җылы теләкләрен җиткерде. Мәгариф хезмәткәрләренең бәйрәмен Казан авыл хуҗалыгы университетының Роберт Галиев җитәкчелегендәге талантлы студентлары һәм “Салават” җыр театры артистлары бизәде. Сәхнә җыр-биюләргә, баян тавышына күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International