Татарстан яшьләре Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның туган көне уңаеннан флешмоб башлап җибәрде. Кайбыч районының "Бердәм Россия" нең Яшь гвардиясе бу акциядә актив катнаша. Барлык социаль челтәрләрдә котлаулар белән постлар куелды.
Бүген Президентыбыз Владимир Владимирович Путин үзенең туган көнен билгеләп үтә.
⠀
Владимир Владимирович, сезнең хезмәт сөючәнлегегез, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарыгыз озак еллар илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертсен!
"Яшь Гвардия" командасы чын күңелдән сезгә нәтиҗәле эш, яңа үрләр һәм нык сәламәтлек тели!