Кайбычта кичә көзге ярминкә гөрләде

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Кайбычта кичә көзге ярминкә гөрләде. Халыкара өлкәннәр ункөнлеге вакытында ел саен үткәрелүче ярминкәнең быелгысы аеруча бай иде. Чөнки, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, быелгы ел уңышлы булды. Кырларда бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алынды. "Ашлык җитәрлек. Шуңа да ярминкәдә бодай бөтен кешегә дә җитмәсә, аны башка көннәрне өйләренә китереп бирегез,- диде хуҗалык җитәкчеләренә Альберт Илгизәрович. Ярминкәдә ит-сөт, печән-саламны күп алып килгәннәр. Балык хуҗалыгыннан китерелгән балыкны да яратып сатып алдылар. Авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция сатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International