Хуҗа Хәсән авылында кичә республика күләмендәге чара узды. Анда, Татарстанда беренче тапкыр буларак, тау ягы керәшеннәренең музее ачылды. Ул шушы авылыда туып-үскән Вячеслав Данилов һәм аның улы Эмиль Вячеславович тарафыннан төзелде.Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстанның туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе, тарихчы-археолог Альберт Борханов, тарих фәннәре докторы, "Туган як" журналы редакторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Бикбулатов, республика газета-журналлары редакторлары катнашты. "Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе тантананы телевидение аша күрсәтәчәк. Музей ачу тантанасына Хуҗа Хәсән авылында туып, инде күп еллар дәвамында Алабуга шәһәрендә яшәүче җырчы, гармунчы, композитор Владимир Мироваев, аның кызы - Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге " Алабуга нуры" җыр һәм бию ансамбле дә кайткан иде.