Өлкәннәр көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбе коллективы Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләргә бәйрәм концерты бүләк итте.Саф һавада узган концертның һәр номерын балалар һәм аларның остазлары алкышларга күмелделәр. Никита Макаров, Елизавета Кириллова, Илфизия Насретдинова өлкәннәргә үзләренең яраткан җырларын һәм татар телләрендә шигырьләр бүләк иттеләр.
Мөхтәрәм тамашачыларны якынлашып килүче бәйрәм белән сәнгать мәктәбе директоры Алия Мотыйгуллина җылы котлады, өстәвенә, алар өчен татар телендә җыр да башкарды. Педагоглар Розалия Тлепова, Карина Шутько, Зөлфия Яруллинаның чыгышлары иң җылы хисләр уятты.