25.09.2020 Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" зона этабы узды. Әлеге чара Апаста узды, анда 8 район көрәште, безнең район 3 нче урынны яулады. Бәрлебаш авылыннан Әскәровлар гаиләсе катнашты. Алар 7 кеше составында, Тукай Галиәскәр улы һәм Рушания Мөхәммәтҗан кызы-пенсионерлар; Илдар Тукай улы-ГТХМ да эшли, Алсу Зофяр кызы-Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 22 ел стажлы педагог; Данис Казан энергетика көллиятенең 2 курс студенты"; Ранис-Бәрлебаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы һәм биш яшьлек Нияз. Алар диплом һәм 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.