Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И. Р. Гафуров Альберт Рәхмәтуллинны Кайбыч муниципаль район башлыгы вазыйфасына сайлануы белән котлады

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Альберт Илгизәр Улы!

Сайлауларда җиңүегез һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башлыгы һәм Советы Рәисе вазыйфасына сайлануыгыз уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу сезнең һөнәри эшчәнлегегезгә югары бәя, район халкының ышаныч күрсәткече һәм эшкә Фидакарь хезмәт итүнең законлы нәтиҗәсе. Сез — җирдә нык торган кеше, дип юкка гына әйтмиләр. Белемле, энергияле, таләпчән. 
Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз һәм энергиягез һәрвакыт эшләрдә ярдәм итсен, ә бай тормыш тәҗрибәсе һөнәри осталыкны саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итсен.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, планнарыгыз, уй-фикерләр, барлык район халкы өчен уй-ниятләрегезне тормышка ашыру өчен көч-куәт телим!
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И.Р. Гафуров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International