25 сентябрь көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрь көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Гражданнарга консультацияләр 8 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, 9.30 дан 11 сәгатькә кадәр — суд приставы Илнур Шәкүров, 11.30 дан 12.30 сәгатькә кадәр — нотариус Ирек Гафуров, 12.30 дан 14 сәгатькә кадәр — техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Фәнүс Сөнгатуллин, 14.30 дан 15.30 сәгатькә кадәр — адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин үткәрәчәк.

Чараның форматы: дистанцион (телефон аша), Skype, Viber, Whatsarр буенча видео шалтырату).
Белешмә өчен телефон: 8(4370)2-16-42, 89520339914 (Алинә Сираҗиева).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International