«Сезне район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Урман-ул бәһасез байлык. Безнең район урманнарга бай. Урманчыларның намуслы хезмәте элек-электән иң хөрмәтле һөнәрләр рәтендә, аны табигатьне чиксез яратучы, туган җирнең матурлыгын саклау һәм арттыру өчен зур җаваплылык хисенә ия булган кешеләр сайлый. Урманга сакчыл караш, бәяләп бетергесез милли байлыкка карата – профессионалларның гына түгел, җәмгыятьнең дә бурычы, чөнки бу табигый байлык барлык кешеләргә хезмәт итә. Иң мөһиме, сезнең хезмәт җимешләрегез безгә файда гына китереп калмыйча, киләчәк буыннарның куркынычсызлыгын да тәэмин итә.
Бәйрәм белән сезне! Эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!»