2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның үз вазыйфасына керешү тантанасы узачак.
18 сентябрьдә Татарстан Президенты инаугурациясе уңаеннан РТРС Казан телебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы триколоры белән кабызылачак.
Тантана иртәнге сәгать 10да башлана.
Белешмә өчен:
Казан телебашнясы-РТРС Татарстан филиалы тапшырулар челтәренең иң эре объекты, аның озынлыгы 180 метр тәшкил итә.