Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә, хәзер Татарстан ПФР контакт - үзәге операторларына телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин
8-800-600-0-357.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә булган иде.
Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм 2016 елда гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул ителде.
Көн саен контакт–үзәк белгече 120гә якын шалтырату кабул итә, һәр граждан буенча мөрәҗәгатьләрнең базасын һәм тарихын формалаштыра.