Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин электрон тирны ачу тантанасында.

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Электрон тирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Сираҗетдинов, “Форпост” директоры Юрий Михайлов, Олы Кайбыч мәктәбенең яшь армиячеләре Риназ Гомәров, Риназ Лотфуллин, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Лилия Әүхәтшина катнашты.
- Әлеге электрон тир укучыларны автоматтан, пистолеттан атарга өйрәтү өчен бик уңайлы. Мин үзем дә андый әйберләр белән кызыксынам. Якын киләчәктә автоматтан яисә пистолеттан атырга теләүчеләр өчен билгеле бәя куеп, тир буларак файдаланырга кирәк, - диде Альберт Илгизәрович.
Ул автоматтан да, пистолеттан да атып карады. Бер караганда, электрон тир гади генә. Автомат һәм пистолет махсус электрүткәргеч шнурлар белән компьютерга тоташтырылган. Атучы каршы якка куелган монитордагы мишеньгә төзәп ата.
Илһам Хөснетдиновтан әлеге электрон тирны ничек алулары белән кызыксындым.
- “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенә ярдәм итү һәм яшь армиячеләр хәрәкәте штаблары арасында республика конкурсы үткәрелгән иде, - диде ул.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елның 20 маенда аңа нәтиҗәләр ясады. Анда Кайбычның яшь армиячеләр хәрәкәте штабы алтынчы урынны яулады. Безгә яшь армиячеләр бүлмәсе өчен стендлар җыелмасы һәм коралдан атуга әзерлек укыту-тренировка комплексы комплекты бүләк иттләре.Стендлар җыелмасын Иске Тәрбит мәктәбенә тапшырдык. Ә коралдан атуга әзерлек укыту-тренировка комплексы комплектын, кыскача әйтсәк, электрон тирны “Салават күпере”нә урнаштырдык. Анда мәктәпләрнең яшь армиячеләре Калашников автоматыннан, Макаров пистолетыннан төз ату осталыкларын арттыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International