12 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә «КуКол- Бум» II төбәк курчак театр коллективларының фестивале узды. Анда Әлмәт, Яңа Чишмә, Кайбыч районы, Марий Эл Республикасы, Яшел Үзән шәһәреннән иҗат коллективлары катнашты . Артистларның яшь составы төрле иде: мәктәп яшеннән алып пенсия яшенә кадәр.
Кайбыч районын Венера Сафиуллина җитәкчелегендә «әкият» халык курчак театры тәкъдим итте. Быел фестивальдә ТРның атказанган артисты, режиссер-куючы, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры курчакчысы Гыйлемханова Эльвира Фәрит кызы да катнашты.
Ул фестивальдә катнашучыларның барысына да профессиональ сәхнәдә курчак театральләштерелгән тамашаларын күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. Барлык катнашучыларны «КуКол- Бум» курчак театр коллективларының региональ фестивале дипломнары белән бүләкләделәр.