Бердәм тавыш бирү көнендә Олы Кайбыч сайлау участогында теләгән кешеләргә гриппка каршы прививка ясаттылар. Эпидемиолог Сәлидә Закирова хәбәр иткәнчә, районның 31 сайлау участогында барлыгы 870 кешегә прививка ясалган, шуларның 84е - Олы Кайбычта. Прививка ясау кампаниясенә 40 медицина хезмәткәре җәлеп ителде.