11 сентябрь көнне Кайбыч ягы музеенда кызыклы чара узды

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Бөтенроссия аеклык көне кысаларында 11 сентябрь көнне Кайбыч ягы музеенда "аек яшәү бик шәп"дип исемләнгән танып-белү чарасы узды. Музей хезмәткәрләре бу бәйрәмнең тарихына кыскача экскурсия, шулай ук кызыклы викториналар һәм күңелле конкурслар үткәрделәр. Чарада Кайбыч районының төрле оешмаларыннан килгән эшче яшьләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International