Урып-җыюны югары дәрәҗәдә оештырган комбайнчыларга, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә, белгечләренә зур хезмәт җиңүләренә ирешкән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Быел игенчеләр зур уңышка ирештеләр. Иртә яздан нигез салынган икмәк югалтуларсыз җыеп алынды, чистартылды, киптерелде һәм амбарларга салынды. Механизаторлар 26626 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алдылар. Һәр гектардан уртача 30,1 центнер уңыш җыеп алынды. Шул ук вакытта киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салырга да өлгерделәр. Кадерле игенчеләр, сезгә авыр, әмма намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, яңа хезмәт җиңүләре телим!