2020 елның 13 сентябрендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Быел Татарстан Республикасында яшәүчеләр өч көн дәвамында - 11-13 сентябрь көннәрендә тавыш бирә алачак. Гражданнарга ике өстәмә көн аларның уңайлылыгы өчен дә, шулай ук санитар куркынычсызлык максатларында да бирелә.