Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясе «Көзге игелек атнасы» акциясенә кушылды һәм традиция буенча тавыш бирү башланыр алдыннан Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен Кайбыч интернат-йортында булды. Комиссия рәисе Ильяс Галиуллин һәм комиссия әгъзасы Эльвира Заһидуллина интернатта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне комиссия составы белән таныштырдылар, территориаль һәм участок комиссияләренең эше, Татарстан Республикасы Президенты һәм өлкәннәр йорты урнашкан Федоровка авыл җирлеге депутатларын сайлау турында сөйләделәр. Шулай ук комиссия әгъзалары физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү турында сөйләделәр һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан әзерләнгән мәгълүмати материалларны тапшырдылар, сайлаучылар сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук комиссия әгъзалары интернатта яшәүчеләргә җиләк-җимеш һәм баллы күчтәнәчләр алып килделәр.