Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 2020 елның 10 сентябреннән бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне мониторинглау буенча «кайнар линия» эшли башлый.
Кайнар линиягә +7 (939) 345-37-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шалтыратулар 2020 елның 10-12 сентябрендә 09:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр кабул ителә.
2020 елның 13 сентябрендә "кайнар линия" 08: 00 сәгатьтән һәм сайлау участоклары ябылганчы эшләячәк.