Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары циклы 8 сентябрь коненлә дәвам ителде. Бу көнне Татарстанның төп музее хезмәттәшләрен-республиканың музей җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итте.
Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова кунакларга " Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр»дигән яңа экспозицияне тәкъдим итте. Экскурсия театральләштерү элементлары белән үрелеп барды: теге яки бу чорның колоритын ныграк күрсәтергә тарихи персонажлар ярдәм итте.
Бәйрәм чарасы музейның конференц-залында дәвам итте, анда тантаналы рәвештә музей эше өлкәсендә ике республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.