Кичә Иске Чәчкап авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Фиргать улы Баһаветдинов авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар.