Бүген Кайбыч районының Кече Мәме авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Кайбыч районының Кече Мәме авылында «ТР муниципаль берәмлекләрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонтлау»республика программасы буенча яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. ФАПны ачу тантанасында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Баһаветдинов Фәнил Фиргать улы, «Кайбыч РҮХ»ДАССОның баш табибы Сафиуллина Гөлнара Илдус кызы, РҮХнең медицина персоналы, «Яшел Үзән төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Рәхимов Наил Мөнир улы ,директор урынбасары Садыков Рамил Фоат улы, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Алексеева Елена Николаевна, шулай ук җирлек халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International