Кичә Багай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтте. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин һәм урман хуҗалыгы министры Равил Әфрәим улы Кузюров авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән җылы котладылар.
« Бүген бу күп функцияле мәдәни үзәк, монда китапханә, музей, ФАП бар. Һәм мин ышанам, биредә булдырылган барлык мәдәни-ял итү юнәлешләре дә авыл халкы өчен кирәкле булачак дип. Моның өчен районда барлык мәдәни үзәкләр барлыкка килә дә инде, аларның әһәмияте әйтеп бетергесез», - дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.