Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кайбыч муниципаль районында булды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Килеп җитү белән ул «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы» ДБУ учреждениеләренең 2020 елның 8 аендагы эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә урманчылыкның административ бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илгиз Хафизов чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2020 елгы янгын куркынычы янаган чор һәм башкалар турында сөйләде. «Хәзерге өстенлекле бурычлар арасында – төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыгын әзерләү, санитар-савыктыру чаралары уздыру һәм «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясенә әзерлек, – дип билгеләде Илгиз Хафизов.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Шуның белән берлектә ул хезмәткәрләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле кайбер йөкләмәләр дә бирде.

Эшлекле сәфәр ахырында министр Багай авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. «Татарстан Республикасында мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт программасы 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел аның кысаларында 37 объект ремонтланачак, – диде Равил Кузюров. – Мин сезне чын күңелдән Мәдәният йортын торгызу белән котлыйм. Ул җирле халыкны җәлеп итү үзәгенә әверелер һәм гореф-гадәтләрне һәм кыйммәтләрне саклауга ярдәм итәр дип өметләнәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International