Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Белем көне белән котлавы

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

   Хөрмәтле педагоглар, укучылар, ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – иң якты һәм матур бәйрәмнәрне берсе. Ул барлык буыннар өчен дә кадерле, балалар  алдында яңа мөмкинлекләр дөньясына ишек ача. беренче тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучыларын котлыйм. Кызыклы мәктәп тормышының башланачагын белдереп, сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Биредә сез яңа уңышларга ирешерсез, яңа дуслар табарсыз, сынаулар белән очрашырсыз. Укуның һәр көнен файдалы уздыруыгыз,  өзлексез белем һәм тәҗрибә туплавыгыз мөһим, чөнки болардан тыш алга таба барып булмый. Район педагогларын да уку елы башлану белән  котлыйм! Үз эшегезгә фидакяр булуыгыз, укучыларны яңа уңышларга илһамландыра алуыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Бу матур бәйрәмдә сезгә һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим.  Ә сезгә, кадерле укучылар, яңа уку елында  яңа уңышлар телим. Белем туплауда куйган барлык тырышлыгыгызның якын киләчәктә һишчиксез  нәтиҗәсе булачак.

           Яңа уку елы безнең барыбыз өчен дә яңа иҗади хезмәтләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм казанышлар елы булсын! Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International