ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 29-нчы август көнне «Миллəт Җыены»ның пленар утырышы узды. Утырышта безнең районнан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Киңәшмәдә барлыгы 500 делегат катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге нәтиҗәләре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклау һ. б. мәсьәләләр каралды.