Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлый

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

  Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре! Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. 

 Ветеринария хезмәте - иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтенкешелек сәламәтлеге сагында тора. Район ветеринария хезмәткәрләренең көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Барлык ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Җаваплы эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International