30 августта Имәнлек паркында «Кичке уен» бәйрәме узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районыбызның фольклор ансамбльләре һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул якын арада басуларда урып-җыюның тәмамлануын билгеләп үтте, бу кояшлы көндә һәркемгә яхшы ял итүләрен теләде. Шулай ук Альберт Илгизәрович район фольклор коллективларына әлеге бәйрәмне оештырган өчен, шулай ук кунакларга рәхмәт белдерде. "Безнең район, кечкенә булса да, ул күпмилләтле", - диде район башлыгы.
Кичке уен программасы фольклор ансамбльләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Дәртле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барган күңелле җырлар яңгырады.