Кичә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең планлы утырышы узды

2020 елның 28 августы, җомга

Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин катнашында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең планлы утырышы узды.  Утырышта доклад белән чыгыш ясадылар:

- Мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Илмас Илдар улы - " 2019-2020 уку елында район мәгариф системасының эш нәтиҗәләре турында. Яңа уку елында проблемалы аспектлар һәм аларны хәл итү юллары.

- Ульянково төп мәктәбе директоры Челнокова Наталья Алексеевна - «Гармонияле үсеш һәм социаль-җаваплы шәхес тәрбияләү:максатлардан нәтиҗәләргә».

- Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле укытучысы Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы - "Туган тел-бүгенгедән киләчәккә ".

- Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы - "Мәгариф системасында коррупциягә каршы торуны оештыру турында".

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин.

Утырыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады: "Бүгенге киңәшмәгә йомгак ясап, мәгариф бүлеге начальнигы И.И. Хәмидуллин докладында куелган бурычларның актуальлеген таныйсым килә. Ирешелгән уңышлар һәм булган проблемалар төгәл билгеләнде һәм аларны хәл итү юллары куелды. Белем көне алдыннан сезгә зур хезмәтегез, тормыш зирәклеге һәм балаларга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә эчке ныклык, һөнәри сизгерлек, балаларга мәхәббәт, оптимизм, энергия, сәламәтлек һәм уңышлар телим".

​Фоторепортаж: https://kaybici.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/6670339.htm  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International