Гаилә тормышыннан бер көн

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Рәмис Зәйнулла улы һәм Зөлфия Мансуровна утыз өч ел тату гомер кичерделәр һәм гаилә тормышы белән мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек, бер – берең турында хөрмәт һәм кайгырту-ныклы гаилә берлегенең нигезе икәнен исбатладылар.
Рәмис Зәйнулловичның бөтен хезмәт эшчәнлеге "Таттелеком" ның эше белән бәйле, ул анда утыз тугыз елдан артык электромеханик булып эшләгән. Рәмис Зәйнулла улы гадел һәм хезмәт сөючән, яратучан ир, кайгыртучан һәм көчле әти, үз гаиләсенең сакчысы.
Зөлфия Мансуровна гүзәл тормыш иптәше, мәрхәмәтле, сөюче Әни һәм шуның белән бергә ул үз эшенең остасы да. Ул укытучы. Хезмәт эшчәнлеген Зөлфия Мансуровна 1984 елда Апас районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый;
2007 елдан алып хәзерге вакытта Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Баян»классы буенча укытучы булып эшли.
Ирле-хатынлы Яруллиннар ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Улы Тимур крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, хатыны белән ике кыз үстерәләр. Ул, әти-әнисе кебек үк, туган авылында кала, эре һәм вак мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Кызы Талия сәүдә өлкәсендә эшли, кече улы Нияз быел Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган.
Яруллиннар кечкенәдән балаларга хезмәт сөючәнлек, тирә-юньдәгеләргә игелеклелек тәрбияли. Аларның йортында Гаиләнең теләсә нинди башлангычларына төрле яклап ярдәм итү хөкем сөрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International