Кичә Апас районында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә киңәшмәсе узды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Кичә Апас районында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә киңәшмәсе узды. Комиссия рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чарада катнашучы районнарның татар телен саклаудагы эшчәнлегенә, татар телендә белем бирү, милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясады, район газетасына, татар телендә чыга торган республика газета-журналларга күпме язылуларына тукталды. Бу очрашуда Иделаръягы районнары вәкилләре -Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, редакторлар чакырылган иде. Анда районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, “Кайбыч таңнары” газетасы редаторы Луиза Сөнгатуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлфинур Сабирова катнашты. Марат Әхмәтов җитәкчелеккә татар теленә игътибарны арттыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International