"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Җәй тиз үтә! Яңа уку елы башланырга бик күп вакыт калмады. Шуңа күрә хәзер үк әзерлекне 1 сентябрьгә башларга вакыт. Сәүдә нокталарында һәм базарларында шуңа күрә кеше күп. Ата-аналар балаларын мәктәпкә җыя. Мәктәп өчен кием, мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарлары сатып алганда, ата-аналар чыгымнары берничә тапкырга арта.

Аз керемле, күп балалы гаиләләргә аеруча кыен туры килә. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 9,16 август көнне Олы Кайбыч авылы якшәмбе базарында «Гаилә гаиләгә ярдәм итә»хәйрия марафоны узды. Марафонны оештыруда «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Олы Кайбыч урта мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» отряды, мәктәптән тыш эшләр үзәге «ЭКО», район мәдәният йорты, «Кайбыч районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең яшь волонтерлары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International