Кичә Кайбыч районына Ульяновск өлкәсеннән татарлар делегациясе килде. Кунакларның төп максаты-татар авылларының тормышы һәм эшчәнлеге белән танышу иде.
Кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина озатып йөрде.